Хәбәрлер

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

Чаңгы юлларында

 

"Ялта-Зәй" чаңгы базасында ярышлар тынып тормый. Узган ялларда биредә чаңгы буенча Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы үтте. Анда 39 командада 300гә якын яшь чаңгычы көчен сынады. Зәй данын 4 малай һәм 4 кыз яклады. Спартакиадада катнашучылар арасында берничә ел көч сынашучылары да, яңалары да бар. Чаңгычылар "Ялта-Зәй"дәге үзгәрешләргә таң калды. Мондый бөтен таләпләргә җавап бирүче трассаны күргән юк иде әле, ди малайлар-кызлар. Трассаларны әзерләү өчен базаның махсус техникасы бар. Трасса буйлап кечкенә чыршылар кадап чыгылган. Яктыртылган юлларда спортчыларга кичләрен дә әзерлек узарга мөмкин. Беренче көнне чаңгычылар 5 километр арага - классик, икенче көнне кыска арага - спринт, өченче көнне 10 километр арага ирекле стильдә узышты. Классик һәм ирекле стильдә узышта "Чаңгычы" спорт мәктәбеннән Екатерина Никандрова көмеш медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International