Универсиаданы каршылап
«Зәй - Универсиаданы каршылап» акциясе дәвам итә. Кичә аның кысаларында татар гимназиясендә символик утны тантаналы төстә тапшыру чарасы үтте. Анда гимназиянең спорт сөючеләренә политехник колледжның спортта зур уңышлар яулау-чыларыннан торган делегация факел тапшырды. Татар гимназиясе элек биредә эшләгән тренерларны, спорт ярышларында җиңү яулаган укучыларын да чакырып, бәйрәмгә тәҗрибә уртаклашу төсмерен дә өстәде. Соңыннан өлкән сыйныф укучылары командалары баскетбол ярышларында көч сынашты. Җиңүче командаларга бүләкләрне "Тимер" ширкәте әзерләде. Бүген исә гимназиялеләр символик утны "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган "Универсиаданы каршылап" дип исемләнгән шәһәркүләм чарага алып чыкты. Анда символик ут, башка мәктәп, предприятиеләрдән дә килгән факеллар белән берләшеп, көчле ялкынга әверелде.