Зәйдә Өлкәннәр көне декада буларак узачак

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Бүгенге көндә районда 13500 пенсионер исәпләнә, шуның 9600 – шәһәрдә, 400гә якыны авылларда яши. 2033 кешенең яше 80нән, 171енеке 90нан арткан. Якты Күлдә яшәүче Агафья Краснова быел 100 яшен тутырган. Өлкәннәрнең 216сы – якын туганнары булмаган ялгыз яшәүче. Быел Өлкәннәр көне 1 октябрь белән генә чикләнмичә, декада итеп (30 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр) оештырылачак. Декада үз эченә күптөрле чараларны алачак. Иң мөһиме – өлкәннәрнең берсен дә игътибарсыз калдырмау.
–Безнең бурыч – өлкәннәргә йөз белән борылу, аларның һәркайсына булдыра алганча игътибар күрсәтү, – диде Светлана Иванова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International