Зәйлеләр урман чистарта

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
“Татарстанның чиста урманнары” акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды. 18 сентябрьдә 27 оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, 7 торак милекчеләре ширкәте коллективы, бюджет оешмалары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары урманга тоташучы шәһәр паркында, шәһәр яны урманнарында махсус бүленгән участокларны чүп-чардан арындырды. Алтынсу төстә кергән урман аланнары тагын да яктырып киткәндәй булды. Өч көн дәвамында барлыгы 30 гектар мәйданда урманнар корыган агач-куаклардан, чүп-чардан арындырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International