Редакциядә кунакта – балалар

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Журналист һөнәренең кызыклы, үзенчәлекле булуы яшьләрне җәлеп итә. Кече сыйныфлардан ук газетабызга мәктәп тормышы, гаилә әгъзалары, үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны тасвирлаган язмаларны җибәреп торулары шул хакта сөйли. Укучылар иҗатына игътибарны күбрәк бирү максатында без «Зәй офыклары” газетасында “Чишмә” рубрикасы да ачып җибәрдек. Анда журналистлык талантын чаралаучыларга киң мөмкинлек бирелә. Шулай ук редакциягә газета эшләнеше белән кызыксынып, күреп белергә теләп килүче мәктәп укучылары да аз түгел. Бу көннәрдә шундый очрашу 5нче мәктәпнең (укытучылар Люция Хәбибрахманова, Минзилә Сәлимова) X, XI сыйныф укучылары белән узды.
Татар журналистикасы яшь талантларга бик нык сусаган бу заманда бер төркем егет-кызларның менә шул рәвешле иҗат эшчәнлеге белән кызыксынулары куанычлы, әлбәттә. Араларында күбрәк егетләр булуы, бәлки, киләчәктә кыю, саллы материалларның матбугатта, радио-телевидениеда ешрак дөнья күрүенә китерер, дип ышанасы килә. Укучыларны языласы темаларның ничек сайлануы да, материалның газетага ничек әзерләнүе дә, газета битенә төшкәнче һәр сүзнең нинди юллар үтүе дә, фото төшерү осталыгы да кызыксындырды. Аеруча Илдар Сәгыйров, Мария Архипова, Тимур Заһидуллин сораулар, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышулары белән аерылып торды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International