Ел хәйриячесе-2013

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Ел хәйриячесе-2013” Республика конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Милли банкы президенты Евгений Богачев һәм башкалар тәбрикләде. Тантанада Зәй делегациясе дә катнашты. Делегация составында хәйриячеләрдән “Техно” , “Мефро-Уилз Руссия заводы” АҖ, “Зарница”, “Алан”, “Валентина” ҖЧШ җитәкчеләре һ.блар бар иде. “Алан” ширкәте җитәкчесе Альберт Сәлахиев Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International