Симашев призына ярышлар

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Зәйнең Югары Мәлем авылында Олимпия чемпионы Федор Симашев призына унынчы мәртәбә мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары үтте. “Мәлемнең чаңгы юллары” дип аталган чарада Югары Баграж, Сарсаз-Баграж, Керәшен Мәлеме, Кәдек, Сармашбаш, Югары Мәлем авылларыннан командалар катнашты. Узышларны авыл җирлеге физкультура, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре идарәләре белән берлектә оештырды. Командалар арасында I урынны – Югары Мәлем, II – Югары Баграж, III урынны Сармашбаш мәктәпләре командалары бүлеште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International