Ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Югары Лоҗы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне һәм Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан хәрби спорт уеннары узды. Аңа хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белән РОСТО ДОСААФның Зәй бүлеге җитәкчесе Фаиз Гәрәев чакырылды. Хәрби спорт уеннарында укучылар командаларга бүленеп, хәрби хезмәткә әзерлекләрен күрсәтте. Укытучылар коллективы һәм кызлар аларга көч биреп торды. Җиңгән командалар Дипломнар белән бүләкләнде. Соңыннан укучылар хәрби комиссарга кызыксындырган сорауларын бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International