ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, "Якташлар рәхмәте" дип аталган Бөтен-россия акциясе игълан ителде. Аның кысаларында 4нче мәктәп укучылары һәм укытучылары районыбыз ветераннарына котлау открыткалары әзерләде. Бүгенге көнгә барлыгы 36 открытка ветераннарга юлланды.
Һәр оешма-предприятие, учреждение, авыл җирлекләре Җиңү көне алдыннан үзендә эшләп чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли. Оешма-предприятиесе ябылган ветераннарны исә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә җыеп хөрмәтлиләр. Алар биредә очраша, аралаша, хәтер-хатирәләрен барлый.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
8 майда Казан шәһәрендә Зәйнең ун Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтү тантаналы чарасында очрашачаклар.
6-7 нче майда “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары җыелды. Оешма-предприятиеләре ябылган 80 кеше Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаевадан бәйрәм котлауларын кабул итеп алдылар.
Март аеннан башлап,“Энергетик”лар мәдәният йортында предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре «Дуслык гөлләмәсе ” халык иҗаты фестивалендә актив рәвештә чыгыш ясадылар.” 2 майда узган гала-концертта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Тамашачылар фестивальдә чыгыш ясаучыларны зур алкышларга күмделәр, бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралыштылар.
Зәйдә Рәсәй янгын сүндерүчеләре көне тантаналы төстә үтте. Янгын сүндерү бүлегендә эшләүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, янгын сүндерү гарнизоны башлыгы Вячеслав Петров, янгын сүндерү хезмәте ветераны Нигъмәт Ибраһимовлар котлады. Зәй янгын сүндерү гарнизоны 12 бүлектән тора. Барлыгы районда 269 янгын сүндерү хезмәткәре бар.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Республикада “Иске Казан түгәрәк уены” дип аталган татар фольклоры фестивале старт алды. Аның төбәк турлары районнарда уза. Берничә көн элек Менделеевск шәһәрендә узган фестивальдә Зәйдән шактый иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
Алар – район мәдәният йортыннан (Иске Зәй бистәсе) “Ирнә” вокаль ансамбле, “Җиләк” керәшен фольклор ансамбле, вокаль-инструменталь ансамбль, Аксардан “Балкыш” фольклор-этнографик ансамбле, Бигештән Тәскирә Гатауллина (мөнәҗәт әйтү). Район мәдәният йорты коллективлары дипломнар белән бүләкләнде.
Туган як тарихын өйрәнү музее халык, аеруча мәктәп укучылары белән эшләүнең төрле формаларын куллана. Карлар эреп бетеп, табигать яшәрә башлауга, хезмәткәрләр музей тыюлыгы зонасында җәяүле экскурсияләр оештыра башлады. Нәкъ менә шундый җәяүле сәяхәт барышында архитектура һәм тарихи һәйкәлләр, тарихи вакыйгалар урыннары белән якыннан танышу, күреп-белү мөмкинлеге туа. Шундый очрашуларның беренчесе Иске Зәй бистәсендәге мәктәп укучылары белән үткәрелде.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
27 апрельдә шәһәребез бистәләрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69- еллыгына багышланган, яшьләр командалары арасында футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 6 команда: «Олимп», «35 квартал-1 », «Атлетик», «35 квартал-2», 7 нче мәктәп, «35 квартал-3» катнашты.
2014 нче елның 27 нче апрелендә «Энергетик» лар мәдәният йортында ике зур чара утте. Балалар үзешчән сәнгатендә катнашучылар арасында һәм 46 нчы иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча, «Без сезонны ябабыз»- дип исемләнгән зур Гала- концерт булып узды.
Концерта иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясады. Сугыш ветераны Нина Сергеевна Королева барлык тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынны бер- берсенә яхшы мөнәсәбәттә булырга өндәде, җирдә тынычлыкны саклауның мөһимлеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International