Ветераннарны хөрмәтләделәр

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Һәр оешма-предприятие, учреждение, авыл җирлекләре Җиңү көне алдыннан үзендә эшләп чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли. Оешма-предприятиесе ябылган ветераннарны исә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә җыеп хөрмәтлиләр. Алар биредә очраша, аралаша, хәтер-хатирәләрен барлый. Бу көннәрдә үзәктә әлеге контингент ветераннар өчен бәйрәм оештырылды. Мул табын артында утырган ветераннарны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина котлады, үзешчәннәр моңлы җырларын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International