6-7 нче майда “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары җыелды. Оешма-предприятиеләре ябылган 80 кеше Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаевадан бәйрәм котлауларын кабул итеп алдылар. «Энергетик» мәдәният йорты сәнгать осталары чыгышы ветераннарның кәефен тагын да күтәрде.