6 янгын сүндерүчегә “Хезмәттәге батырлык өчен” медале тапшырылды

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Зәйдә Рәсәй янгын сүндерүчеләре көне тантаналы төстә үтте. Янгын сүндерү бүлегендә эшләүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, янгын сүндерү гарнизоны башлыгы Вячеслав Петров, янгын сүндерү хезмәте ветераны Нигъмәт Ибраһимовлар котлады. Зәй янгын сүндерү гарнизоны 12 бүлектән тора. Барлыгы районда 269 янгын сүндерү хезмәткәре бар.
Иң яхшы янгын сүндерүчеләр мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук, янгын темасына иҗат ителгән, балалар рәсемнәренә конкурс үткәрелде. Янгынчыларны котлауда музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм шәһәребез сәнгать осталары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International