ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Җиңү көненә багышлап «Зәй» балалар һәм яшьүсмерләр спорт клубында ирекле көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда спорт мәктәбеннән 40 бала катнашты. Ярышлар 2000 елда туган һәм алардан кече яшьтәге кыз балалар һәм 2000-2005 елларда туган яшьүсмерләр арасында 11 төр үлчәү категориясе буенча узды.
27 нче апрельдә Мирный бистәсе балалары өчен, ял көне клубы кысаларында, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган, «Кагыйдәләрне бозмагыз!»- дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Программа да яңа уен формалары кулланылды.
Шәһәрне яхшырак белү өчен, урамнар буйлап җәяү йөрү кирәк. Музейда сәяхәттә булу, бу исә архитектура һәм тарихи һәйкәлләр белән , төрле чорларда булган вакыйгалар белән танышу. Җәяүле сәяхәт вакытында, без моңарчы игътибар бирергә өлгермәгән торак йортларның һәм корылмаларның тарихын тагында яхшырак белергә мөмкинлек туа.
2014 елның 24-27 апрелендә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда 2006 елда туган малайлар командалары арасында хоккей буенча Федерация призына тур финалы узды. Ярышларда Казаннан «Ак Барс», Кукмарадан «Ягуәр»,Әлмәттән «Нефтьче», Лениногрскийдан «Нефтьче», Нижнекамскийдан «Нефтехим-2», Минзәләдән «Кречеты», Чаллыдан «Яр Чаллы»командалары катнашты.
2014 нче елның 25 нче апрелендә шәһәребезнең спорт объектларында : «Энергия» стадионы, спорт сәламәтләндерү үзәге, «Энергетиклар» мәдәният йортының спорт залында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69- еллыгына багышланган, «Өченче буын» пенсионерларның IV Республика спартакиадасы узды. Спартакиада да йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат һәм башка ярыш төрләре урын алды.

28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
25 апрельдә, Туган тел көне алдыннан, фәнни хезмәткәрләр «Тукай вәсиятьләре» дигән кызыклы музей дәресе оештырдылар. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын бер мизгелдә генә биреп бетереп булмый. Шулай да, Апушның фаҗигале тормышы балаларны уйландырмыйча калмады.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
26 апрельдә Татарстанда Агач утырту көне үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 558нче күрсәтмәсе бар. Аның нигезендә барлык район территорияләрендә, шул исәптән Зәй районында, күмәк агач утырту чарасы оештырыла. Зәй урман хуҗалыгы оешмасы хәзердән үк үз инициативасы белән чыгучы предприятие, коллективлардан агач үсентеләренә заявкалар кабул итә. Үсентеләрне бушлай бирү каралган. Мәсәлән, 5нче мәктәп үзенчәлекле үсентеләр белән мәктәп территориясен баетырга тели.
Гомумшәһәр шимбә өмәсе районда зур оешканлык белән узды. Урам-парк, скверларда иртән үк җанлылык хөкем сөрде. Һәр оешма-предприятие үзенә билгеләнгән биләмәне тәртипкә китерде, чүп-чардан арындырды. Күмәк көч таулар күчерә.
Без - район газеталары хезмәткәрләре өмә көнне Ялчыгол урамын тәртипкә китердек. Әлеге урамда, кибетләр урнашу, үзәк базар булу сәбәпле, чүп-чар җитәрлек.
2014 елның 22 нче апрелендә “Космос” яшьләр үзәге хезмәткәрләре,Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге белгечләре белән берлектә яңа өйләнешүчеләр өчен “Без сезгә бәхет телибез!”- дигән чара үткәрделәр. Булачак гаилә коручыларга конкурслар, тестлар тәкъдим ителде, ә бу исә яшьләргә бер-берсен тагында яхшырак танып белергә ярдәм итә.
Казанда милли китапханәдә якташыбыз, дин галиме Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабын тәкъдим итү булды. Чарага дин әһелләре, галимнәр, язучылар, аерым алганда, Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Яхин, Сәлим Гыйләҗетдинов, Фоат Галимуллин, Рамил Исламов, Фәридә Хәсәнова һәм башкалар чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International