ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
31 мартта яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре кабат хатаханә клоуннарына әйләнделәр. Әлеге проек инде берничә ел эшләп килә һәм хастаханәдә ятучы балалар өчен шатлык һәм куаныч алып килә.
Зәй имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов имамнар белемен күтәрүгә игътибар итә. Быел да “Нур” мәчетендә район имамнары өчен бер атналык укулар оештырылды. Аларга гакыйдә, фикх буенча дәресләр бирелде, гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмәләр өйрәтелде.
“Мәгариф” Республика милли проекты 2006 елдан бирле эшләп килә. Быел бәйгедә катнашучылар сафында Зәйдән иң оста мөгаллимәләр булачак.Алар район мәгариф өлкәсенә саллы гына өлеш керткән педагогика осталары.
26-28 мартта Әлмәттә йөзү буенча “Яшь өметләр” дип аталган ярыш узды. Ярышларда Зәйдән Екатерина Шушарина бат буенча - I, брас һәм комплекс буенча - II, Ксения Прокопьева бат һәм комплекслыда - II , ирекле стильдә - III, Рәсим Латыйпов исә аркада йөзүдә II урын алды.
31 мартта, Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортында “А зори здесь тихие”исемле спектакль белән район театр коллективларының бәйгесе башланып китте. Әлеге спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Борис Васильевның әсәренә төзелгән әлеге спектакль старшина Васьков һәм курку белмәс кызларның батырлыгына төзелгән
31 мартта Зәй политехник көллиятендә “Бердәм Россия” партиясе һәм яшьләр эшләре идарәсе укучылар арасында булачак Президент һәм җирле Советларга сайлаулар буенча аңлату укулары үткәрделәр.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Районның эре предприятиеләренең берсе - “Зәй шикәре” ААҖендә җитди инвестицияләр планлаштырыла. 2015 ел дәвамында биредә 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла
28-29 мартта Карабаш эшчеләр поселогында “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте призына Зона ярышлары булып үтте
Быел Зәйдә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү республика программасына 1нче һәм 2нче мәктәпләр кертелде. 2нче мәктәптә исә төзекләндерү эшләре кызу темпта бара. Аны шәһәрнең Олег Мартынов җитәкчелегендәге “Омега” ҖЧШ төзүчеләре башкара
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, сугыш истәлекләрен искә алу, ул вакыйгаларны күзаллау , саргайган өчпочмаклы хатлар, китаплар, фотокарточкаларны, архив материалларын үзенә алган музей экспозициясе Якты Күл мәдәният йортында ачылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International