Зәй районында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган экспозиция ачылды

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Монда фотолар, хатлар гына түгел,ә фронтовик авылдашларның шәхси әйберләре һәм бүләкләре дә урын алган. Мәсьәлән, Семен Шилкинның бөтен сугыш ачысын татыган кашыгын аның тол калган хатыны тапшырды.
Әлеге экспозиция материаллары тематик кичәләр үткәргән вакытта да кулланыла. Шундый кичә күптән түгел тыл каһарманнары өчен оештырылган иде. Екатерина Бокарева, Анна Уварова, Мария Соловьева, Виктор һәм Антонида Казаковалар, Петр һәм Анастасия Медведевалар шундый кичәдә үзләренең күргәннәре белән уртаклаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Әбиләр яшь аралаш рәхмәтләрен белдерделәр. Чәй артында гапләшүләрен дәвам иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International