ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
2015 ел республикабызда “Парк һәм сверлар Елы” – дип иглан ителде. 2015 елда ачылган Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның киләчәге бар. Бүгенгесе көндә анда паркның озынлыгын дәвам итеп яңарту эшләре дәвам итә

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген районда язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын басуга чыгар алдыннан тикшереп, кабул итүгә керештеләр. Бу мөһим чара “Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсендә башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак
2 апрель – Халыкара Балалар китабы көне. Туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә.
ДОСААФ республика оешмасының Зәй бүлеге, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәләре белән берлектә кышкы спорт ориентиры буенча ярышлар үткәрде. Ярышлар “Ялта – Зәй” чаңгы үзәгендә үтте.Чарада 16 укучы һәм “Мефро уилз” заводыннан барысы 23 кеше катнашты.
Район мәдәният йортында “Истәлек шәме сүнми, баш иябез сезгә, ветераннар!” – дип исемләнгән кичә үткәрелде. Анда тыл һәм сугыш ветераннарына юбилей медальләре дә тапшырылды.
Яз – ел фасылының иң матур мизгеле. Гөрләвекләр ага, тамчылар тама. Кояш үзенең җылы нурлары белән күзләрне иркәли. Яз башлануны барыннан да элек безнең якта яшәүче кошлар сизеп алалар.
1-5 апрельдә туган якны өйрәнү музеенда “бүләк итү” көннәре үткәрелә. Әбиләр сандыгында әле нәрсәдә булса саргаеп ята икән, аны бөтен зәйлеләргә күрсәтү өчен музейга тапшырып була. Чөнки кайбер очракта иске әйберләр тарихи хәзинәгә әйләнергә мөмкин
Һәр елны 1 апрель көнне барлык планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Әлеге көн тикмәгә генә уйлап табылмаган, чөнки шушы вакытта кошлар җылы яктан әйләнеп кайталар. Олылыр һәм балалар сыерчык ояларын тәртипкә китерәләр, яңа утлыклар әзерлиләр.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1 апрель-көлке көне, димәк һәркем бер-берсен котлап, бераз уйнап-көлеп алырга мөмкин. Чөнки уен-көлке кеше гомерен озайта диләр. Бәйрәм көнне туган якны өйрәнү музеенда “Березка” балалар бакчасы нәниләре өчен “Елмаюдан караңгы көн яктыра” – дип исемләнгән көлке кичәсе үткәрделәр
31 мартта Зәй “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле тамашачыларга иҗат концертын тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International