ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
27 март көнне район үзәк хастаханәсендә ветераннарга юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Хастаханә бинасына кегәндә ветераннарны хәрби киемнән хастаханә хезмәткәрләре каршы алды
29 нчы мартта шәһәр мәдәният йортында «Нәүрүз” бәйрәме үтте. Нәүрүз- кышкы суыклар бетеп, табигать яшәрә башлагач үткәрелә торган иң шатлыклы күңел ачу бәйрәме. Бәйрәмне “Кофетти” кечкенә балалар бию ансамбле татар халык биюе белән ачып җибәрде
«Яшьлек» боз сараенда, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган район беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда Зәй, Чаллы, Яшел Үзән,Мамадыш, Норлат, Кукмара,Казан, Әлмәт,Минзәлә, Баулы шәһәр һәм районнарыннан 126 яшь спорт осталары чакырылган иде.
21-23 мартта Казан шәһәренең 5 нче балалар музыка мәктәбендә «Табигый чишмә» VI Халыкара фестивале үтте. Бу конкурста барлыгы 200дән яшь музыкант Татарстан, Марий Эл, Үзбәкстан шәһәрләреннән килгән фольклор коллективлары катнашты

28
март, 2015 ел
шимбә
27 март көнне Аксар мәдәният йортында 3 һәм аннанда артык савым сыеры тотучы 82 хуҗалыкка сыер саву аппаратлары тапшыру тантанасы булды.
27 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында “Хатын-кыз бәхете” клубының чираттагы утырышы булды. Ул бакчачы серләренә багышланган иде. Очрашу чәй өстәле артында узды. Клуб әгзалары бакчачы серләрен катнашучылар белән уртаклаштылар
2 апрельдә мәшгульлек үзәгендә “Вакансия ярминкәсе” үткәрелә. Тәкдим ителәчәк вокансияләр: ведомство сагы хезмәткәрләре – 20 кеше. Ярминкәне оештыручы: “Россия сәнәгать объектларын саклау ведомство ара идарәсе”.

27
март, 2015 ел
җомга
Бүген - Халыкара театр көне. Әлеге уңайдан Якты Күл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Дорогами войны” дип исемләнгән спектакль күрсәтелә. Анда тыл ветераннарының катнашуы да көтелә.
16 сыннан 31 мартка кадәр Татарстан эчке эшләр Министрлыгы тарафыннан “Сак булыгыз – караклар!” профилактик акциясе бара. Акция барышында Зәй эчке эшләр бүлеге масса-мәглүмат чарасы хезмәткәрләре белән берлектә әлеге өлкәдә профилактик чаралар үткәрәләр.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә оешма-предприятиеләрдә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Бүген ГРЭС һәм урман хуҗалыгында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International