Зәй шикәр заводында икътисади кризистан курыкмыйлар

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Гомумән алганда әлеге инвестицион проектлар сезонлы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып, 1,2 миллионн тоннага җиткерүне күздә тота.
- Шикәр заводы белән янәшә муниципаль сәнәгать мәйданын булдыру планы да бар. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү белән бәйле берничә җитештерү оешмасы булачак. Моның өчен хәзер проектлаштыру эше тулы куәтенә бара, - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Павел Байрашев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International