Зәйнең 2нче мәктәбен капиталь төзекләндерү кызу темплар белән бара

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Мәктәп директоры Тамара Биккинина белдерүенчә, эшчеләр канализация системасын яңартуны төгәлләп килә. Икенче һәм өченче катларда туалетлар төзекләндерү төгәлләнгән, беренче каттагы туалет яңартыла. Ә тышкы яктан исә бинаның спорт залы, ашханә өлешләре җылытылып тышлана, әлеге өлештә тәрәзәләр дә алыштырылачак, ашханәнең вентиляция системасы яңартыла, түбәдән кар шуып төшү куркынычын булдырмау өчен махсус тимер корылмалар ясала. Барлык эшләр өчен республика бюджетыннан 6 миллион 400 мең сум акча бүленгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International