Зәйдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың торышын тикшерү башланды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Белгечләрдән торган комиссия райондагы техника торышын ике-өч көндә тикшереп чыгачак. Ә соңрак ТР Авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашындагы комиссия бу эшчәнлеккә бәя бирәчәк. Шунысын да әйтик, техниканы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләү буенча конкурста игълан ителде. I, II, III урыннарда кайсы хуҗалыклар буласын шулай ук комиссия хәл итәчәк. Җиңүче хуҗалыкларга акчалата бүләк каралган.
Әзерлек сызыгына куелган техника һәм тагылма агрегатларны тикшерүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International