Зәйнең Югары Лоҗы мәктәбе укучылары 1 апрель – Кошлар көнен күпләп оя ясап каршы алды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Безнең Югары Лоҗы мәктәбе укучылары бик тырышып 1 апрель – Кошлар көненә әзерләнделәр. Кош оялары ясау мәктәбебездә күркәм традициягә әйләнеп бара. Быел да һәр укучы сыерчык оясы ясады. Аларга әтиләр дә бик теләп ярдәм иттеләр. Мәктәп территориясендә 30га якын сыерчык оясы эленде.
Табигатьтәге бер үзгәреш тә укучылар тарафыннан читтә калмый. Һәр укучы туган ягыбызга кошларның әйләнеп кайтуын, сыерчыкның үзе ясаган ояга урнашуын түземсезлек белән көтеп ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International