“Социологик тикшеренү”

2015 елның 3 апреле, җомга
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре паркларның киләчәге турында социологик тикшеренүләр үткәрә. Әлеге сорау белән беренчеләрдән булып 1 мәктәп укучыларына мөрәҗәгать иттек. Иске зәйлеләр үзләрендәдә шундый парк булуын инкарь иттеләр. Бу очракта балалар парк урынын музей тыюлыгы зонасында һәм район мәдәният йорты мәйданында күзаллыйлар. Тәкъдим иткән рәсемнәр арасында мәхәббәт биналар, сыйфатлы фонтаннар һәм чирәм-җир, чәчәкләр күләгә ясый алырлык декоратив агачлар бар. Хыяллар тормышка ашсын, яшь әниләр коляска белән ял итәргә яшел чирәмлеккә килерләр, аларның тынычлыгын күләгә ясап торучы агачлар саклар – дип өметләник. Социологик тикшеренүләр берничә ай дәвам итәчәк һәм төрле катлам кешеләрдән сораулар алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International