Югары Нәлемдә Халыкара балалар китабы көне

2015 елның 3 апреле, җомга
Стендка :”Һәрвакыт булсын китап!”,”Күп укыган- күп белер”,”Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа”, “Китап- галим, телсез мөгаллим”, “Китап- белем чишмәсе”һ. б. китап турында “канатлы сүз”ләр куелды. Нәниләргә –ни өчен 2 апрель балалар китабы көне, кем ул Г. Х. Андерсен, А. Алиш, Г. Тукай һәм башка мәгълуматлар бирелде. Нәниләр, үз чиратында, -китапханә нәрсә ул, анда нишлиләр, китапны ни өчен укыйлар кебек сорауларга җавап бирделәр, үзләре белгән әкиятләрне санадылар. Яңа китаплар һәм балалар өчен журналлар белән таныштылар.А. Алишның “Койрыклар” әкиятен тыңладылар.
Максат нәниләрне китапханә һәм китаплар белән таныштыру,китапка кызыксыну уяту , балаларны кечкенәдән китапханәгә тарту иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International