Зәйдә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар мәктәпләрдә укучылар белән очраша

2015 елның 4 апреле, шимбә
. Бу беренче чиратта каникуллар вакытында югары сыйныф укучыларының кичке тыелган сәгатьтән соң урамда еш күренүе сәбәпле, яшүсмерләрне кирәксез гамәлләрдән кисәтү максатында оештырыла. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Сиринә Бикташева берничә шәһәр мәктәбендә булырга өлгерде. Чираттагысы шәһәрнең 3нче мәктәбендә узды. Очрашу ахырында ул IX, X, XI сыйныф укучыларының исемлекләрен алып, аларны кичен урамда йөрмәскә, хокук бозуларга бармаска кирәклеге турында кисәтеп, һәр баладан кул куйдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International