«Яшьләр экспрессы»

2015 елның 3 апреле, җомга
. Яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчелеге Югары Шепкә һәм Аксар авылы җирлекләрендә булып, тыңлаучылар игътибарына Зәй муниципаль районында эшләп килүче яшьләр политикасының түбәндәге юнәлешләре турында мәгълүмат бирделәр:
- 2015 елның җәйге чорында “Йолдызлык” сәламәтләндерү лагеренда балаларның ялын оештыру;
- “Забота”(“Кайгырту”)волонтерлар хәрәкәте эше;
- Иҗтимагый тәртипне саклау буенча ФООП «Форпост”ның эше;
- Җәйге ял чорында балалар һәм студентларны эшкә урнаштыру.
- Әңгәмә диалог формасында үткәнгә күрә, очрашуда катнашучыларга үзләрен кызыксындырган күп санлы сораулар бирү мөмкинлеге булды, ә белгечләр исә бик теләп җавап бирделәр. Очрашу бик җанлы һәм файдалы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International