ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
22 апрель көнне Үзәк китапханә бинасында “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлеге политик Советы утырышы булды.
21 апрель көнне “Космос” яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү идарәсе традиция буенча армия сафларына китүчеләр көнен билгеләп үтте.Елына ике тапкыр үткәрелүче әлеге чара яшьләрне дәртләндереп җибәрә, рухи көч өсти. Югары сыйныф укучыларына армия турында белешмә алырга булыша.
Зәй район хакимияте, хәрби комиссариат Әстерхан өлкәсенең Знаменск-4 хәрби частенда 161нче стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре техникалары әзерләү мәктәбе белән үзара килешү нигезендә хезмәттәшлек итә.
21 апрельдә үзәк китапханәдә 4 мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Янгын куркынычсызлыгы турында кагыйдәләрне бел!” дип исемләнгән белешмә сәгате үтте.
Казан шәһәрендә Н.Жеребцов исемендәге XXXV мемориал узды. Безнең шәһәрдән Александр Кондрабаев 78 кг. авырлыкта 2 урынны алды.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
23 апрель көнне көндезге сәгать 2 дә Зәй шәһәре, Чапаев урамы 3 йортта (шәһәр прокуратурасы бинасында) Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Массалимов И.Г. кабул итәчәк.
Безнең Зәй төбәге бик күп талант ияләрен биргән. Алар арасында рәссамнар, язучылар, Советлар Союзы геройлары һәм академиклар да бар.
Чистай шәһәрендә Советлар Союзы герое В.И. Маринин истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан грек-рим көрәше буенча ярышлар булып узды. Анда республиканың 8 районыннан 150 көрәшче катнашты.
21 нче апрельдә Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Урман матурлыгы- балалар күзлегеннән” -дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр. Бәйгенең максаты итеп кеше һәм табигать бәйләнешен күрсәтеп, язгы урманның гүзәллеген тасфирлау куелган иде.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
19 апрельдә Зәй районында язгы уҗым кулҗтураларын чәчүгә керештеләр. Бу былтыргы күрсәткечкә караганда 3 көнгә соңрак. Беренчеләрдән булып чәчүгә “Восток” агрофирмасы кереште. Алар 100 гектар күләмендә арпа чәчтеләр. Зәйлеләр язгы чәчүне башлаган 7 район арасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International