ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Казанда 11 -17 апрельдә физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан командасы составында республикадан иң югары уңышларга ирешкән 15 укучы катнашты, шуларның 8е җиңүче һәм 5се призер булды.
18 апрельдә көн кояшлы, җилле, үзгәрүчән булуга карамастан барлык кеше өмәдә катнашты. Җыештыру эшләре бик оешкан төстә барды. Юл буенда һәр адым саен тутырылган чүп капчыкларын күрергә була иде.
19 апрель көнне Чистай шәһәрендә башлангычлар өчен киокусинкай көрәше буенча Татарстан беренчелегегенә ярышлар булып үтте. 180 катнашучы арасында бездән Селиверстов Валерий һәм Багурин Эдуард җиңүчеләр булдылар, ә Отакулов Эмилҗ өченче урында. Яшь спортчыларның тренерлары – В.И. Ревин һәм А.В. Ревин.


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 20 апрель көнне Зәйдә җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә багышланган киңәшмә үтәчәк. Республикадан Министерство һәм ведомство хезмәткәрләре килү, Түбән Кама, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Зәй районнары делегацияләре катнашуы көтелә. Барысы 200 дән артык кеше.
Иң зур күләмдәге генераль җыештыру өмәсе үтте. Үткән шимбә өмәсе күләме белән иң зурлардан булырга охшаган иде. Чөнки анда битараф булып калган бер генә оешмада юк иде.
18 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Бриллиант кәләш” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләделәр. Ул Зәйдән Елена Харитонова булды. Әлеге титулны алучы 15 майда Новосибирск шәһәрендә үткәреләчәк финал бәйгесендә чыгыш ясаячак.
17 апрель көнне шәһәр мәдәният йорты китапханә хезмәткәрләре белән бергә тыл ветераннарын өйләренә барып котладылар. “Ивушка” вокаль ансамбле фольклор коллективы белән берлектә ветераннарны котлау иң изге гамәлләрнең берсе.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
17 апрельдә Зәйнең балалар иҗат йортында “ Куркынычсыз тәгәрмәч” дип исемләнгән мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән республика бәйгесенең муниципаль этабы старт алды.
Ике балалы ана бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыкты. Бәйгенең шарты бик тә гади: үз нәниеңне фотога төшерергә һәм социаль челтәргә теркәргә.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Бердәм Россия” иҗтимагый партиясе белән берлектә апрель аенда ике тапкыр яшь сайлаучылар белән әңгемә үткәрде. Бу юлы чарада катнашучылар исәбендә 1 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары һәм политехник колледж студентлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International