Агроном сүзе

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
2015 елның апрелендә, “Татарстанда музей язы” акциясе барган көннәрдә , атказанган агроном Игорь Данилович Куркин музей хезмәткәрләрен үз янына дәште. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен, иң зур дәүләт бүләгенә- Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган, аның язмалары “Дуслык байрагы” газетасы битләрендә даими рәвештә басылып барган. Соңгы елларда туплаган барлык хезмәтләрен “46 ел агроном эшендә” һәм 5 томнан торган “Агроном язмалары” дип аталган китабларында бастырып чыгарып, туган якны өйрәнү музеена тапшырды.
Районыбыз тормышын үстерүгә лаеклы өлеш керткән Игорь Данилович Куркинга ихлас күңелдән рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International