ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2015 ел
шимбә
Спартакиадада катнашу өчен Актаныш, Зәй, Сарман, Мөслим, Минзәлә һәм Ютазы районнары командалары килде.
Ахыргы тапкыр медицина хезмәткәрләре спартакиадасы 2012 елда булган иде, инде әлеге традицияне торгызу өчен безнең шәһәр сайлап алынды.
Күптән түгел зәйнең “Шикәрные люди” шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы Татарстан премьер-лигасының ярымфинал уеннарына юллама алды. Аларның көндәшләре республиканың төрле төбәгеннән 6 команда ярымфиналга чыкты.
23 апрель көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият Елына багышланган әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр.

24
апрель, 2015 ел
җомга
Моннан 29 ел элек Чернобыль атом-электр станциясендә булган авария илебез тарихында тирән эз калдырды. Бүген Зәйнең Җиңү бульварында Чернобыль атом-электр станциясендәге авария, башка радиацияле һәм техноген фаҗигаләрне бетерүдә катнашканнарга куелган мемориаль таш янында әлеге уңайдан митинг үтте
“Бөек җиңү” циклы кыссаларында 22 апрель көнне “Геройлар үлми, геройлар безнең күңелдә яши” – дип исемләнгән җәяүле сәяхәт узды.Зәйдә бик күп тарихи урыннар бар. Аның күбесе Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Зәй районыннан сугышка 11600 кеше киткән, шуларның 7410 һәлак булган.
22 апрельдә музыка мәктәбе укучылары үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм укучылар өчен оештырган чарада матур һәм сокландыргыч итеп чыгыш ясадылар. Концертта халык уен кораллары һәм пианино – электрон бүлекләрдә шөгыльләнүчеләр катнашты.
24 апрель көнне туган як музее “Георгий тасмасы” исеме астында “Березка” балалар бакчасында күчмә укулар үткәрде. Әлеге чара “Татарстанда музей язы” кыссаларында үтеп балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур этәргеч булып тора

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 апрельдән 22 майга кадәр "Лизингка җиһазлауны үстерү: кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен җиһаз алу өчен беренче түләүләрне килешү нигезендә башкару турында белешмә" ("Лизинг - грант") . Әлеге белешмә Зәй районы һәм иктисад Министрлыгы сайтларында урнаштырылган. Белешмә өчен телефоннар: 8(85558) 3-39-93, 8(8 5558)3-13-37 (Зәй шәһәре). Белешмә өчен кайнар элемтә: 8(843) 524-90-90(Казан)
Кичә Зәйнең 6нчы мәктәбендә алтынчы ел рәттән укучыларның “Тукай укулары” дип исемләнгән төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Батырлык мәңгелек” темасы астында узды. Конференциядә II-ХI сыйныф укучылары өч секциягә бүленеп иҗади эшләрен яклады
Бүген, 23 апрель көнне Зәйнең “Гвардия” эзтабарлар отряды экспедициягә китте. Бу юлы алар Волгоград өлкәсе Россошки дигән урында эзләүләр алып барачаклар. Алар монда 2 ел элек эшләгәннәр иде инде. Бу юлы Зәйдән 16 укучы-эзтабар катнаша – 3,6,7, татар гимназиясеннән һәм 3 студент. Эзтабарларның яше 14-20 тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International