Зәй белән Знаменск-4 арасында тагын биш елга килешү төзелә

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
. Бу көннәрдә, биш елга төзелгән килешүнең вакыты чыгу сәбәпле, аны тагын биш елга озайту максаты белән баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова әлеге хәрби частька юл тотты. Биредә безнең егетләр күпләп хәрби хезмәт үтә, зәйлеләрнең әти-әниләренә килеп, хәрби тормыш белән танышу мөмкинлеге дә тудырыла, хәрби часть мәктәпләрдә әзерлек этабы үтү өчен хәрби киемнәр, противогаз һ.б. кирәк-яраклар белән районга ярдәм итә, үз чиратында район частька булышлык күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International