Армия сафларына китүчеләр көне

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
22 апрельдә беренче 6 призывник армия сафларына китә. Бу призывта Зәйдән 80 егет китәчәк. Китүчеләргә хәерле юллар теләп, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп районыбызның горурлыгы булуларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, хәрби комиссар Айрат Әгләмҗанов, ветераннар Советы рәисе Геннадий Халиуллин, Афганда хезмәт иткән хәрбиләр Советы рәисе Сергей Хватковлар белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International