ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
27 апрель көнне тасманы 2 мәктәп волонтерлары өләште. 100 тасма 30 минут эчендә таралды. Волонтерлар тасманы ипләп кенә үтеп баручыларның түшенә кадады һәм Бөек җиңү көне белән котлады.
27 апрель көнне шәһәр мәдәният йортында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 129 яшенә багышланган “Туган көн” бәйрәме үтте. Чара китапханә хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты белән бергә 5 мәктәп укучылары өчен үткәрелде.
Чиаттагы ял көнендә “Энергетик” мәдәният сараенда чыннан да иҗат остаханәсе ачылды. 10 талантлы хатын-кызларыбыз бердәм булып килүчеләр өчен мастер-класс оештырдылар. Аларның җитәкчесе милли-мәдәният үзәге директоры Роза Гатауллина.
25 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә йөзү буенча “Дельфин” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призына ярышлар үтте.Ул Белоруссия фронты сугышчыларының Пиллау крепостен алуга багышланган иде.
Ватаныбызны саклаучыларны ни өчендер елына 2 тапкыр – 23 февральдә һәм 9 майда гына искә алабыз. Ә аларны искә алу өчен ел әйләнешендә даталар бик күп. Берсе белән музей хезмәткәрләре дә таныштырды.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә Габдулла Тукай туган көнгә багышлап, укучылар катнашында концерт булды. Аны мәгариф һәм мәдәният идарәләре берлектә оештырды. Ул балаларны Тукай иҗаты аша тәрбияләү, аның шигырьләрен пропагандалау, үсеп килүче яшь буында бөек шагыйрь белән горурлану хисләре уяту максатында уздырылды.
Педагог- психолог Дания Шәрифуллина республикада иң оста балалар психологы бәйгесендә җиңүче булды. Ярышлар 3 этапта алып барылды. Бәйге барышында Дания ачык дәрес, презентация һәм мастер- класс күрсәтте.
Дүрт ел элек Зәйнең Яңа шәһәр бистәсендә шәһәрдәшебез Мәсләх Кашапов башлангычы белән Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, буш яткан урынга миләш агачлары утыртып, Тукай скверы булдырылган иде
24 апрельдә шәһәр мәдәният йортында отчет концерты үтте. Анда “Ивушка” фольклор ансамбле, «Башлангычлар өчен гитара”, “Премиум” ансамбле, солистлар
26 апрельдә барлык җир шары Бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Туган якны өйрәнү музеенда Тукай әсәрләренә багышланган экспонатлар аз түгел. Мәсьәлән, Шүрәле һәм Су анасы саклану урыныннан чыгарылып музейга килүчеләр янына чыга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International