Зәйдә Чернобыль фаҗигасен искә алдылар

2015 елның 24 апреле, җомга
Анда Чернобль АЭСы авариясен ликвидацияләүдә катнашкан шәһәрдәшләребез, аларның тол хатыннары җыелып аралашты, бүгенге көндә арабызда булмаганнарны искә алды, алар хөрмәтенә монумент алдына венок, чәчәкләр салды. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Искә алу чарасында шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, Россия чернобыльчеләр союзының Зәй бүлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Санин катнашты.
– Сезнең белән горурланырлык, киләчәк буын өчен сәламәтлегегезне кызганмаган якташлар, рәхмәтебез чиксез сезгә, – диде Марсель Хуҗин.
Владимир Санинның да әйтер сүзе күп булды, ул якташ чернобыльчеләрнең һәрберсен исемнәре белән атап, алар кылган гамәлләрне каһарманлыкка тиңләде. Ил күләмендәге фаҗигане бетерүдә Зәйдән 112 кеше катнашкан. Шуларның 62се генә исән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International