«Җиңү бульвары” буенча җәяүле сәяхәт

2015 елның 24 апреле, җомга
Бу юлы 3 мәктәпнең 5 сыйныф укучылары “Җиңү бульвары” буенча җәяүле сәяхәттә катнаштылар. Укучылар Советлар Союзы геройлар Г.Ф. Ларионов, Н.И. Майков һәм Дан Орденының тулы Кавалеры А.А. Васильев турында таныштылар. “Җиңү бульвары”нда өч буын батырларга һәйкәл куелган. Шулар аша балалар һәрбер буынның батырлыкка омтылуларын белделәр. Аларда безнең якташларыбызның батырлыгына горурлык хисе уянды. Ватаныбызга тугрылык һәм мәхәббәт тойгылары калды. Очрашу ахырында батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International