Зәйдә укучыларның “Тукай укулары” конференциясе үтте

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
- Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конференциядә күрше-тирә район-шәһәрләрдән катнашучылар күп булды. Әлмәт, Мөслим, Яр Чаллы, Тәтеш, Алексеевск, Лениногорск, хәтта Ижау шәһәреннән дә электрон юл белән иҗат эшләрен җибәреп, катнашырга теләк белдерделәр. Барлыгы 74 эш каралып, 61е икенче турга сайлап алынды. Балалар нигездә үзләренең ерак бабалары турында белешеп, аларның сугыш чорында үткән юлларын өйрәнгәннәр, зур фәнни эш башкарганнар, аларның барысы да игътибарга лаек, - ди 6нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәүзилә Мәрданшина.
Ә иҗади эшләрне бәяләү өчен жюри әгъзалары итеп Казан Федераль университетының Алабуга институты педагог-галимнәре чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International