ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2015 ел
сишәмбе
Социаль яклау органнары быел 47 керемнәре аз , социаль яктан куркыныч булган гаиләләр өчен балаларга санаторий һәм лагерьлардан урыннар бирд
9 августта Зәйнең “Яшьлек” боз сарае мини-футбол мәйданчыгында “Бердәм Россия-2015” дип исемләнгән сәяси партия Кубогына ярышлар үткәрелде. Анда шәһәрнең “Атлетик” командасы - өченче, “Үзәк” командасы икенче урыннарны алдылар. Ә күчмә кубокка “Витязь” командасы лаек булды.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй район басуларында урып-җыю эшләре киң колач алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 10 августка 19770 гектарда бөртеклеләр җыелды, бу - барлык мәйданның 50 проценты
Казан ратушасында “Халык белән эшләү һәм иҗтимагый инициативаны үстерү өлкәсендә булган уңышлары өчен”- бәйгесендә җиңүчеләрне котлау булды.
Бөтен Россия велосипедчылары квест-бәйгесендә безнең егетләр икенче урынны алдылар. Зәй велосипедчылары “Спарта” в кубе” командасы Россиядәге 100 команда арасында иң түземле һәм җитез булды, чөнки барлык командаларның 17 се генә сынауларны уңышлы башкарды.
Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта оештырылган физкультурачылар көне чын-чынлап бар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә өндәүче бәйрәм төсен алды. Бер урында төрле үлчәү категориясендә көрәшчеләр көч сынашса, икенче урында кул көчен сынарга теләүчеләр армрислингта ярышты.
Районда булган барлык агрофирмалар да язгы һәм көзге чәчү чорында өстенлекле бәя белән төрле төрдәге ашлама, орлык, ягулык материаллары һәм гербицитлар алалар.
Зәйдә игенчеләрне һәр минутның кадерен белеп эшләргә өндәү, авыр хезмәттән ял иттерү максатында мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре кырларга игенчеләр янына чыгып концерт программалары оештыра. Төшке аш вакытында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җыр, биюләр карап ял итә.
Бүген Зәйнең 35нче кварталы күпкатлы йортлар ишек алларының берсендә "Президент белән бергә" яшьләр мәйданчыгы эшләде. Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, "Яшь гвардияче"ләр якын-тирәдә яшәүче кешеләрне, балаларны мәйданчыкка чакырып сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәде.

8
август, 2015 ел
шимбә
“Зәй шикәре” агрофирмасы:
- Михаил Никандров- “Нью-Холланд” комбайнында 278 гектардан 686 тонна икмәк суктырып алды;
- Шәйхенур Миннекаев – Шулай ук “Нью – Холланд” комбайнында 260 гектардан 638 тонна икмәк суктырды;
“Восток” агрофирмасы:
- Дамир Шәйгарданов – “Акрос” комбайны белән 669 тонна икмәк суктырды;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International