Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта физкультурачылар көне үзенчәлекле оештырылды

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Гер күтәрү, аркан тартышу, йөгерү, сикерү, турникта тартылу, шахмат-шашка ярышлары, кыскасы " Оборонага һәм хезмәткә әзер" комплексы буенча бөтен төрле нормативларны да үтәргә тырышырга мөмкинлек булды. Шунысы да игътибарга лаек спортчылар өчен генә түгел, ярышлар гади кешеләр өчен дә аерым оештырылып күпләргә бүләкләр эләкте. Олысы да, кечесе дә хәленнән килгәнчә ярышларда катнашырга ашыкты. Ә арып киткәннәр мини футбол, волейбол буенча төрле командалар арасындагы ярышларны карап, спортчыларга көч биреп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International