ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район басу-кырларында трактор һәм комбайн гөрелтесе туктап тормый. Бүгенгесе көндә район буенча 23,4 мең гектарда игеннәр җыеп алынган. Ул планга карата 58 процент тәшкил итә. 62 мең тонна икмәк суктырылган. Уңыш һәр гектардан 26,5 центнер тәшкил итә.
Зәй төбәге үзенең хезмәт сөючән халкы белән горурлана.Тикмәгә генә Зәй районында 2015 ел- Хезмәт кешесе Елы дип игълан ителмәде. Кеше һәр яктан да үссен дисәк, аңа киләчәк турында күбрәк сөйләргә кирәк
12 август көнне үзәк китапханәдә халык-ара яшләр көненә багышланган “Без Татарстан яшьләре” дигән кичә үтте. Кичә барышында алып баручы Яшьләр көненең килеп чыгуы турында аңлатып китте. Күп кенә Казан шәһәрендә үткән чараларның халыклар дуслыгын ныгытуга тәэсире турында сөйләп китте.

12
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә Зәй комбайнчылар арасында лидерлыкны “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Михаил Никандров тота. Ул «Нью-Холланд» комбайны белән 929 тонна ашлык суктыруга иреште. Икенче урында - әлеге агрофирмадан Дамир Баһаутдинов. Ул 214 гектар мәйданннан 810 тонна ашлык суктырды. Өченчедә - Шәйхенур Миннекәев ул 802 тонна ашлык суктыруга иреште.
19 авгут көнне Ал. Слобода авылы җирлегендә традицион Алма спасы бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм программасына: фольклор коллективлар чыгышы, сабын куыгы шоу программасы, юбилярларны һәм озак яшәүчеләрне котлау, иң яхшы чәчәк клумбасы, оригиналь пирог, татлы ризык һәм эчемлекләр, алмадан декоратив композицияләр, частушкалар, “Игезәкләр “ бәйгесе җиңүчәләрен котлаулар һәм бүләкләүләр булачак. Бәйрәм кичке сәгать 5 тә башлана.
Авылларда район җитәкчеләре һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар катнашында халык белән очрашулар дәвам итә. Кичә очрашулар Урсай һәм Бохарай авылы җирлекләрендә яшәүчеләр белән үтте, ә бүген Якты Күл һәм Поручик җирлекләрендә дәвам итә.
Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Физкультурачылар көне уңаеннан “ Тәртип сагы хезмәткәрләре белән зарядка” дип исемләнгән бөтенроссия акциясенә кушылды. “Ялта –Зәй” лагеренда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Айдар Кашапов һәм кадрлар бүлеге хезмәткәре Евгений Петров балалар белән спорт бәйрәме үткәрде, спорт нормативлар үтәү буенча ярышлар оештырды.
11 август көнне шәһәр мәдәният йортында “Барыбызда стартка!” – дигән өндәмә астында наркотикларга каршы төзелгән план нигезендә физик культура белән шөгельләнүчеләр арасында бәйрәм үтте.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Районыбыз кырларында арпа игенен җыеп алу дәвам итә. Бүгенгесе көнгә арпа 8, 3 мең геткардан җыеп алынды, уңыш һәр гектаралдан 26,8 центнер тәшкил итә.
Җәйге каникул выакытында күп кенә яшьүсмер эш сорап мөрәҗәгать итә. Мәшгульлек үзәге хәбәр иткәнчә, июль аенда 98 егет һәм кыз эш белән мәшгуль булса, август аена аларның саны 94 кеше исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International