Бер «Челленжер» ун тракторны алыштыра

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Республикабызда эшләп килә торган “40х60”техник модернизацияләү программасы нигезендә 2014-2015 елларда районда эшләүче барлык агрофирмалар да техника белән тәэмин ителделәр – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге косультанты Марсель Рахметов. Быел шулай ук районга 600 аткөчле 3 “Челленжер» тракторы кайтарылды. Алар һәрберсе 10 “ДТ-75” тракторына торырлык ат көче белән исәпләнә һәм көн әйләнәсенә 100 гектар җир эшкәртергә сәләтле. Хәзер әлеге техникалар туктаусыз көн-төн хезмәт күрсәтәләр. Шулай ук “Нива” хуҗалыгына 2 “Акрос” комбайны кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International