Зәйдә игенчеләрне һәр минутның кадерен белеп эшләргә өндәү, авыр хезмәттән ял иттерү максатында мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре кырларга игенчеләр янына чыгып концерт программалары оештыра. Төшке аш вакытында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җыр, биюләр карап ял итә.