ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2015 ел
шимбә
Һәр елдагыча, быел да Зәй районының Ал.Бистәсе авылында 9 августта кичке сәгать 5тә “Алма спасы” бәйрәме үткәрелә. Җирлекнең үзенә генә хас бәйрәме, дини традицияләрне дә саклап, елдан-ел матуррак, үзенчәлеклерәк итеп үткәрелә. Аны җирлек халкы гына түгел, күрше-тирә авыллар да көтеп алып, бәйрәмдә теләп катнаша
1 августта Зәй шикәр заводында төзекләндерү эшләре тәмамланды. Предприятиене үзгәртеп коруда күп эш эшләнде. Шуларның берсе чөгендер кабул итү кырында актив рәвештә җилләндерү проекты. Рафинад линиясен җибәрү дә күздә тотыла.

7
август, 2015 ел
җомга
Игеннәрне урып җыю һәм уртача уңыш алу буенча районыбыз игенчеләре дүртенче урында. Бүгенгесе көнгә 40 процент күләмендә игеннәр җыеп алынды. Барлыгы 43632 тонна икмәк кабул итү пунктларына тапшырылды.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика президент программасы кысаларында бүген Зәйдә тагын бер баскетбол мәйданчыгы ачылды. Заманча таләпләргә яраштырып ясалган мәйданчык Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәп ишегалдында урнашты. Бу - әлеге мәктәп территориясендә республика программасы буенча төзелгән икенче спорт мәйданчыгы
8 августта Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында зәйлеләр матур спорт бәйрәмендә күңел ачачаклар, спорт уеннарында катнашып призлар һәм акчалата премияләр дә алачаклар. Тамашачылар көчле зәй батырлары көрәшен генә карап калмыйча,үзләре шахмат-шашка турнирында көчләрен сынаячак.
Кичә хакимиятнең зур залында Алнаши – Бөгелмә маршруты буенча Зәй шәһәреннән үтә торган тимер юл кичүен төзү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә “Главтатдортранс” оешмасы җитәкчесе урынбасары, техник директор Р.Г. Фаварисов җитәкчелегендәге проект-төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
6 август көнне шәһәр мәдәният йортының китапханәсендә Татарстан Республикасының 95 еллыгына багышланган күргәзмә-экскурсия үткәрелде. Уку залында үткән әлеге чарага балалар һәм яшьүсмерләр җыелган иде
Бүгенге көнгә район буенча 16160 гектар бөртекле культуралар җыеп алынган, уртача уңыш 1 гектардан 27 центнер тәшкил иткә, 43632 тонна икмәк амбарларга салынды. Бу исә барлык җыеп алынырга тиешле мәйданның 40,4 % тәшкил итә.
Яңа уку елы башланырга да озак вакыт калмады. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү хәстәрен күрү мәшәкатьләре турында уйлый. Ел саен Зәй районында оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләүгә ярдәм итәргә теләгән зәйлеләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашып, акчалата ярдәм туплый.
5 августта, хакимиятнең зур залында район Советының чираттагы утырышы булып үтте. Утырышның көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар көн тәртибенә кергән мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International