ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2015 ел
шимбә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган законда ТРда пенсионерларның яшәү минимумы 7526 сум күләмендә расланган. "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен 2016 елда Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турында"гы закон Татарстан Президентының рәсми сайтында басылган.
Бүген, 7нче ноябрьдә үзәк мәйданда "УҢЫШ - 2015" бәйрәм ярминкәсе үткәрелә. ПРОГРАММАДА: 8.00 - Авыл хуҗалыгы продукциясе сату. 9.40 - Курчак театры тамашасы. 10.00 - Бәйрәмне тантаналы төстә ачу. 10.30 - Хезмәт кешесе елына багышланган театрлаштырылган әкиятләр бәйгесе, композицияләр күргәзмә - бәйгесе, табигый материаллардан ясалган кул эшләре күргәзмәсе, узешчән сәнгатьтә катнашучыларның конкурс - концерты. Шулай ук балалар аттракционнары эшләячәк, спорт ярышлары оештырылачак, декоротив - гамәли сәнгать эшләре, җирле рәссамнарның картиналарын сатып алу мөмкин булачак. Ярминкәгә рәхим итегез!
Зәйлеләр район үсешенә зур өлеш керткән, Зәйне төзек, матур шәһәр итү өчен зур тырышлык куйган, әмма вакытсыз арабыздан киткән (2008 ел) район башлыгы Ринат Фәрдиевне онытмый. Бүген аның исемен йөрткән парктагы монумент янында Ринат Фәрдиевне искә алу оештырылды. Бирегә район җитәкчелеге, шәһәр һәм район Советы депутатлары, предприятие, оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Алар Ринат Шәехович турында хатирәләрен яңартты, аның хөрмәтенә куелган монументка чәчәкләр куйдылар.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй туган якны саклау музеенда канат белән язу буенча мастер-класс узды. Чарада катнашучылар карага манып канат белән үзләренең исемнәрен яздылар һәм биремне төгәл итеп башкардылар. Чара “Сәнгать киче” Бөтенроссия проекты рамкаларында башкарылды.
2015 елның 4 нче ноябрендә “Энергетик”лар мәдәният йорты каршында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 8010 гектарда алынып, 328410 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 95,3 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
5 нче ноябрьдә шәһәр мәдәният йортында Россиядә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әдәби кичә үтте. Чараның максаты балаларда туган илгә мәхәбәт, гражданлык һәм патриотик хис тәрбияләүгә нигезләнде. Балалар бәйрәм тарихын өйрәнү белән беррәттән, Россия геройларының исемнәре белән таныштылар һәм Россия бердәмле өчен дус һәм тату яшәү кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. Чарада барлыгы 12 кеше катнашты.

4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлыйм.

Әлеге ике бәйрәм күпмилләтле илебезнең халыклары бердәмлеген гәүдәләндерә һәм тупланганлык символы, чын ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы үрнәге булып тора. Яшебез, дингә инануыбыз, һөнәребез, мәнфәгатьләребез төрле булуга карамастан, без - ил язмышы өчен зур җаваплылык тойган бердәм халык. Бердәм тырышлык белән генә хезмәттә, иҗатта үз мөмкинлекләребезне гамәлгә ашырырдай цивилизацияле гражданлык җәмгыяте төзи алабыз.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7920 гектарда алынып, 324720 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 94,2 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.

31
октябрь, 2015 ел
шимбә
23 октябрьдә Зәйдә “АБАДА”Фәнни өйрәнүләр үзәге хезмәткәрләре зәйлеләрне яңача эшләү алымнарына өйрәтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизов, “Кама территориаль яңалык класстеры” вице Президенты Ләйсән Әбҗәлилова ГРЭС ныҗ экономика буенча директор урынбасары Айрат Сабирҗанов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International