Кышка чистарып керик

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында район-шәһәрдә, кышка кергәнче, урам-ишегалларын чистарту, тәртипкә китерү эше дәвам итә. “Инвестстройсервис”, “Горзеленхоз”, торак милекчеләре ширкәтләре бу эш белән көн саен шөгыльләнә. Оешма-предприятие, учреждениеләр исә һәр атнаның чәршәмбе һәм җомгасында янәшә-тирә һәм беркетелгән биләмәләрне чистарта һәм тәртипкә китерә. Әлеге эштән укучылар да читтә калмый. Бу – беренчедән, хезмәт тәрбиясе, икенчедән, ватанпәрвәрлек, туган җиреңне ярату дигән сүз. Өмәдә катнашучыларның бу эшнең мөһимлеген аңлап башкаруы куандыра. Торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 21 октябрьдә санитар чистартуда – 803, 23 октябрьдә исә 1648 кеше катнашкан. Ике көндә әлеге эшләргә 17 берәмлек техника җәлеп ителгән. Җыелган чүп-чар, яфраклар техникаларга төяп, полигонга озатылган. Мондый өмәләр алга таба да дәвам итәчәк. Өмәләрдә актив катнашыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International