Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 90,1 процентында алынды

2015 елның 31 октябре, шимбә
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7570 гектарда алынып, 314155тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 90,1 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International