Зәйдән “Татар моңында” ике башкаручы катнаша

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Үткән шимбәдә “Энергетик” мәдәният сараенда “Татар моңы” бәйгесенең төбәкара бәйгесе үтте. Зәйдә әлеге чара бишенче тапкыр үтә. Анда 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала. Бу юлы Әгерҗе, Тукай, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Зәй районнарыннан бер төркем талан ияләре катнашты. “Соло” номинациясендә “Мирас” вокаль ансамбле солисты Илүзә Галиуллина җиңүче булды. “Музыка инструментында уйнау” номинациясендә музыка мәктәбеннән Марина Садилова беренче урынны алды. Димәк алар безнең районның данын республикада яклаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International