Терлекләрне кышлату дәвам итә. Хуҗалыкларда бүген 16853 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 4407 савым сыер, 178 ат, 1700 баш сарык бар. Алар төзекләндерелгән 94 бинада урнаштырылган. Бүгенге көндә терлекләрне асрау һәм ашату өчен барлык төр шартлар тудырылганлыгы турында тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. 1- 15 нче ноябрьгә кадәр вакыт эчендә, район хуҗалыкларында савым үткән ел белән чагыштырганда 79 центнерга артты. Нәтиҗәдә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда районда 108 тонна сөт күбрәк савылган. "Зәй шикәре"агрофирмасы сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшли. Мәсәлән “Родина” бүлекчәсе сөт җитештерүне 15 көнгә 950 кг. га артырган. Шулай ук, ел дәвамында бу өлкәдә “Зәй” агрофирмасының “Әхмәт”бүлекчәсе алдынгы урында булды. Бүгенге көндә хуҗалыкта көнгә 13 тонна сөт җитештерелә, бу исә узган ел белән чагыштырганда 172% тәшкил итә. Болар белән беррәттән, “Зәй” агрофирмасының Аксар һәм Бура-Киртә бүлекчәләре,”Зәй шикәре” агрофирмасының Төги һәм Сәвәләй бүлекчәләре, “Восток” агрофирмасының Дүрт-Мунча бүлекчәсе, “Нива” ҖЧШ ләре эшен уңай билгеләп үтәргә мумкин. Гомүмән алганда үткән ел белән чагыштырганда районның барлык сөт җитештерү комплекслары тагын да нәтиҗәлерәк эшлиләр. Бүген безнең төп бурыч тәүлеккә 100 тонна сөт савып алу һәм бөтен көчне шушы стратегик планны үтәүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.