ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген,17 ноябрьдә хакимиятнең кече залында “Россия Федерациясендә салым органнары булдыруның 25 еллыгы”н билгеләп үтүгә багышланган брифинг үтте. Брифингта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Әдипович Сәфиуллин, Татарстан Республикасы ИФНС №11 районара баш дәүләт салым инспекторы Л.В.Зуйкова, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Салым хезмәте бүген социаль программалар, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм финанслау, гомүмән алганда дәүләт финанс системасы эшен тотрыклы тәэмин итүче төп звеноларның берсе. Марат Сафиуллин салым органнарының эш перспективалары турында сөйләгәндә, якын араларда салым түләүче физик затлар өчен зур үзгәрешләр булачагын аңлатты. Барлык төр хезмәт күрсәтү салым хезмәте сайтында, салым түләүчеләрнең шәхси сайтында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күрсәтеләчәк.
Шушы көннәрдә "Энергетик" мәдәният сарае спорт залында Зәй ГРЭСЫ структур бүлекчәләре арасында бадминтон буенча VIII нче комплекслы Спартакиада тәмамланды. Ярышларда 8 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1урын –Идарә органнары; 2 урын- 2 нче Турбина казаны цехы; 3 урын – Тышкы һәм җир асты коммуникацияләре гидрокорылмалар цехы, җылылык челтәрләре эксплуатацияләү цехы; 4 технологик процесслар белән идарә итү автоматлаштырылган система цехы; 5 урын- 1 нче Турбина казаны цехы; 6 урын-Техник хезмәт күрсәтү цехы; 7 урын – Электр цехы 8 урын- Ягулык белән тәэмин итү цехы;
2015 нче елның 17 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!» дип аталган чара үткәрделәр. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарның бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.

16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй муниципаль районы предприятие, оешма һәм яшьләр командалары арасында волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар түбәндәге тәртиптә үтә: 19 нчы ноябрьдә:1.“Шәһәр электр челтәре”-“4 нче урта мәктәп”;2. “Олимп”-“Техно”; 3. “Иске Зәй”- «Мефро Уилз».
“Өченче буын” университетында яңа уку елы башланды. “Өченче буын” университеты социаль проекты өлкән яшьтәгеләр арасында популярлык казанды.Зәй муниципаль районында замана белән янәшә атлап, актив тормыш рәвеше алып баручы өлкәннәребез күп. Проектның девизы: уку аша-тормыш яшәешен яхшыртуга нигезләнгән. Зәйдә “Компьютер грамотлылыгына өйрәнү” курсларына йөрергә теләк белдерүче өлкәннәрнең саны артканнан арта. 16 ноябрьдә Балалар иҗат йортында шушы юнәлештә укулар башланып китте. Дәресләрне тантаналы төстә ачуда Россия пенсионерлар Берлегенең ТР буенча Зәй бүлеге рәисе Мария Боровинских, Зәй пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Л.З.Камалюкова катнашты.
Зәй шәһәре башлыгы урынбасары К.Х.Габидуллина Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Гәләүтдинов Шәфкәт Шәрәповичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада ветераннар Советы рәисе Г.С.Хәлиуллин һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
16 ноябрьдә 12нче А ФОК округы депутаты А. М. Валинуров рәислегендә, бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек, җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бердәм даими комиссия утырышы үтте. Утырышта Зәй шәһәре башлыгы урынбасары К.Х.Габидуллина, җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе,13нче Раштуа (Рождественский) округы депутаты Р.В.Әгъләмов катнашты.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль район Советы рәисе урынбасары В.Г.Акатьев һәм Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашуында Зәй муниципаль районы Советының (өченче чакырылыш) өченче утырышы узды. Көн тәртибендә: Зәй муниципаль районының 2016 һәм 2018 елларга социаль-икътисади үсеше; "Зәй муниципаль районының 2016 елга бюджеты" турында карарлар проекты (беренче укылыш); авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына аерым җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен (өлешчә)тапшыру; Зәй муниципаль районы Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү, кайбер карарларның үз көчен югалтуын тану турында һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
16 нчы ноябрьдә хакимиятнең зур залында чираттагы аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмә "Киләчәккә Билет" дигән темага һөнәр ияләре турында иң яхшы инша язу Республика конкурсының муниципаль турында җинүчеләрне котлау белән башланып китте. Көн тәртибендә: 9-15 ноябрьләрдә шәһәрдә һәм районда оператив вазгыять, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү; 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу мәсьәләләре каралды. Контрольдә: Предприятие, оешма, учреждениеләрнең «Ятим балаларга ярдәм" программасында катнашуы; Дәүләт мәгълүмат системасы "Халык контроле"ндә булган гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ; 2015 елда Зәй муниципаль районы халкын диспансерлаштыру; Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кайтару буенча торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеге тикшерелде.Киңәшмәгә Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов йомгак ясады.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев җитәкчелегендә Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре , икътисадый үсеш һәм муниципаль милек; законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссияләре утырышы узды. Көн тәртибендә:Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе рәисе урынбасарын һәм секретарен сайлау турында;Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссия рәисе урынбасарын һәм секретарен сайлау турында; Зәй муниципаль районының 2016 һәм 2018 елларга социаль-икътисади үсеше турында; "Зәй муниципаль районының 2016 елга бюджеты" турында карарлар проекты (беренче укылыш), авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына аерым җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен(өлешчә)тапшыру; Зәй муниципаль районы Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү, кайбер карарларның үз көчен югалтуын тану турында һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International