Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе
"Шатлык" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә чираттагы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы булды.Утырышны аның рәисе, Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г.Хүҗина үткәрде. Утырышка вәкәләтле органнарның хезмәткәрләре һәм 2 гаилә чакырылган иде. Көн тәртибенә берничә сорау куелды: 1.Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ачыклау; 2. Социаль тернәкләндерүдән төшерү мәсьәләсен карау.3. Балалар һәм гаиләләрне реабилитацияләүнең ведомствоара чаралары индивидуль планына төзәтмә һәм өстәмәләр кертү һәм башкалар. Утырыш ахырында 1 гаиләне социаль тернәкләндерүгә исәпкә кую, 1 гаиләне исәптән төшерү, өстәмә мәгълүмат тупларга кирәк булу сәбәпле, 4 гаиләне тикшерү алдагы утырышка күчерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International