"Алнаши-Бөгелмә"тимер юлы аша яңа юл үткәргеч.

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген "Алнаши-Бөгелмә"тимер юлы аша юл үткәргеч төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүчесе,Татарстан Республикасы"Күперләр"ААҖ генподрядчысы һәм субподрядчигы катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Гомумән алганда, әлеге юллар озынлыгы якынча 720 метр тәшкил итә. Юл үткәргеч төзүнең төп максаты, алга таба шәһәр территориясен комплекслы үстерү, транспорт коммуникацияләрен арттыру, районыбыз шәһәр һәм авыллары арасында транспорт хәрәкәтен уңайландыру өчен эшләнелә. Бүгенге көндә 10 опорада эш дәвам итә, 100% свай сугылган, бетонлаштыру һәм монтажлау эшләре башкарыла. Барлык эш график тәртибендә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International