Республика төбәкара киңәшмәсе

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе
Бүген “Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина”бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүгә багышланган республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, “Агрокөч - Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов , Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй районнары баш инженерлары, авыл хуҗалыгы идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, дәүләт техник күзәтү инспекторлары катнашты.Семинарда сүз, авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә әзерләүне тагын да яхшырту турында барды, аерым алганда машина-техника паркын яңар-ту, аны яңа техникалар белән тулыландыру, техникадан файдалану¬ның нәтиҗәлелеген күтә¬рү һ.б мәсьәләләр күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International